top of page
Исследовательские работы
Шәжәрә-халыкның рухи һәм матди культурасы
(фәнни-тикшеренү эше)

 

         

 

Мин - укытучы

         Аяк астында кар шыгырдый. Энҗедәй кар бөртекләре әкрен генә җиргә сибелә.Менә туган мәктәбемә якынлашам. Ямь- яшел купшы наратлар миңа сәлам бирә.Хезмәттәшем укучылары белән утырткан иде аларны. Ул- хәзер лаеклы ялда. “Исәнмесез!”,- дигәнгә борылам. Чишмә челтерәп аккандай да, кош сайрагандай да булып китә.Бу нәфис тавыш нәни кызчык- укучымныкы икән.

       Мәктәп бусагасына басам. Укучыларымның әле берсе, әле икенчесе якын итеп исәнләшә. Ниндидер көч тә, горурлык та тоям үземдә.Ак канатлы фәрешдәдәй хис итәм үземне.Әйтерсең, миңа оҗмах ишеге ачылды. Күкнең җиденче катындамы, әллә айдамы мин? Диңгез төбеннән мәрҗән эзләүчеме мин? Бу хисләрне әйтеп бетереп тә булмый.

        Дәрес башлана. Дистәләгән күзләр миңа текәлә. Зәңгәр күк йөзедәй якты алар. Кояштай нур чәчәләр. Эчкерсез,саф күзләр мине уратып ала. Дөньяда миннән дә бәхетле кеше юктыр. Укучыларымның ягымлы тавышлары  тагын да тормышыма ямь өсти.

                        Балаларның теле - кыңгырау.

                        Гел чыңгылдый  - ява мең төрле сорау.

                                                                                Ф.Яруллин

        Утыз елдан артык шулай. Өч дистәләп балаларда туган җиргә, туган телгә, халыкка мәхәббәт тәрбиялим. Тукайлы халык вәкиле булулары белән горурланып яшәргә өндим. “Илебезне, телебезне яратыйк”,-  дим.

        Җир шарының кайсы гына почмагында булсалар да, укучыларым ана телләрен онытмаслар. Чөнки акыл иясе әйткәнчә: “Чит телләр белү зур байлык булса, туган телеңне белү – олы бәхет”,- дип өйрәтәм.

        Һәм мин дә үземне бик бәхетле саныйм. Мин бәхетле: яраткан эшем бар.

Мин бәхетле: бөек исемгә лаек булган укытучы исемем бар.Мин бәхетле: балаларга  туган телгә булган  мәхәббәтемне өләшәм. Мин бәхетле: алар туган телендә сөйләшә.

                          Сөйләшегез туган телдә,

                          Туйганчы сөйләшегез!

                           Тел тудырган шатлыкларны

                           Кешегә өләшегез!

                                                          К.Бакиров.

       Үземә туган телгә булган сөюне кем бирде икән? Әдәбият укытучым Әнәс абый Хәсәншин. Күптән инде ул бу якты дөнья белән саубуллашты. Безгә текәлгән тирән күзләр... Белем диңгезенә чумабыз. “Мәхәббәт тәүбәсе”н сөйли.  “Онытылмас еллары “ белән онытылмаслык булып  йөрәкләрдә калды ул.

         Укытучым Әнәс абый һәм  мәрхүм дәү әнием миңа туган телгә карата тирән хисләр бүләк иткән. Үз чиратымда бу гүзәл хисләр белән укучыларым белән уртаклашам. Еллар үткәч алар да туган телгә булган сөюләрен киләчәк буынга, һичшиксез, тапшырыр.

          Мин- бәхетле.Үзбәк Гыймадиев, Суфиан Поварисов,Сәгыйдулла Хафизов кебек зыялылар миңа белем ачкычы бирде.Остазларымнан алган сабак укытучы булып эшләү дәверендә, маяк булып, яктыртып бара. Еллар үткән саен укытучыларым алдында баш иям.

          Мин бәхетле. Эшемдә яраталар, хөрмәт итәләр. Мин бәхетле. Авырлыклар килгәндә терәгем – коллегаларым бар.

          Мин – бәхетле укытучы. Тырыш хезмәтем җимешен дә мул бирә. Укучыларым зур уңышларга ирешә. Алар өчен шатланып яшим. Бәхетне эзләп түгел, эшләп табарга өйрәтәм.

          Укучыларым үзләре күптән әти-әни булды. Улларын-кызларын яраткан  мәктәбемә  укырга алып килә. Аларда мин үземнең элекке укучыларымны кү-рәм. Әти- әниләре кебек инсафлы, тәрбияле, әдәпле.

           Мәктәпне күптән тәмамлаган укучыларым да, хәзерге укучыларым- ышанычларым да үз телендә сөйләшә, шуңа күрә мин бәхетле

          Укытучы, шагыйрь әйтмешли,“иң күркәм”,”иң сабыр”,“иң гүзәл кеше”.

          Мин- укытучы. Мин бәхетле. Һөнәремә тугрымын, намус белән яшим.

Туган телгә булган сөюем мәңге бетмәс. Киләчәктә дә укытучы исемем йол-дыз булып балкыр.Укытучы  исемемне горурлык белән йөртермен. Укытучы исеменә тап төшермәмен.

 

                                                       Тукай исеме белән.
 
 
                                    
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
(фәнни-тикшеренү эше)

 

         

 

bottom of page