top of page
ТВОРЧЕСТВО
Туган телем- газиз телем.

 

                                                                                                                                         Бу дөньяда  дуслык бетсә-

                                                                                                                                                                     Җир әйләнүдән туктар! 

                                                                                                                                                                                    (Т. Дәүләтбирдина)

          Илнең төп байлыгы-халык дип әйтер идем. Ул- төп таяныч, илне алга әйдәүче.Халыклар үз-ара дус яшәсә генә тормыш яхшыра.

          Башкортстан – күпмилләтле республика.Борын -борыннан ук монда - халыклар дус-тату яши. Телләребез төрле - төрле булса да,яшәү максатларыбыз бертрөле.

         Туган тел төрле булса да,

          Уртак туган илебез,

          Кояшлы Башкортстанда

          Бәхетле һәрберебез!-дигән Фәрзәнә апа Гобәйдуллина.

          Тыныч,бай тормышта - яшәү халкымның изге теләге. Милләтләр арасында ызгыш –талашлар юк.Һәр милләт вәкиле бер-берсен хөрмәт

итә. Сабантуй,Нәүрүз,Шәҗәрә бәйрәмнәре бергә-бергә күңелле үтә.

         Мин – Башкортстанда яшәүче татар кызы. Гаиләдә без татарча сөйләшәбез, халкыбызның гореф-гадәтләре буенча яшибез. Әти белән әни миндә шулай ук якын булган башкорт теленә карата хөрмәт хисе тәрбиялиләр. «Үз телеңне онытма, кардәш телеңне дә хөрмәт ит!»  принцибы- безнең тормыш кануны.

         Татар теле- туган  анам теле.

         Башкорт теле- туган җир теле.(Ә.Саяпова)

         Әйе, башкорт теленнән дә якынрак тел юк туган татар телемә. Без бер-беребезне тәрҗемәсез аңлыйбыз, башкорт җырчыларын яратып тыңлыйбыз, башкорт театрына теләп барабыз, башкорт язучыларының әсәрләрен йотлыгып укыйбыз. Чөнки безнең мәдәниятебез дә,тарихыбыз да уртак.

Элек-электән бу ике милләт дус һәм тату яшәгән. Бүген дә Башкортстан мәктәпләрендә  татар теле укытыла, шулай ук Татарстанда да башкорт балалары туган телен өйрәнер өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырыла.

Башкортстаныбызда бик күп милләтләр яши. Алар бер-берсенә һәрвакыт ярдәмчел, игътибарлы. Кулга-кул тотынышып, бердәм яши алар.  Бу – республика житәкчелегенең акыллы сәясәте нәтиҗәсе. Быелгы 2011 ел да милләтара татулыкны ныгыту елы дип игълан ителде. Бу уңайдан бик күп чаралар үткәрелә: гәзит-журналлардан , теле-радиотапшырыулардан төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре белән танышып торабыз, мәктәпләрдә милли телләрне укыту мәсьәләсе хәл ителә, бәләкәй милләтләрнең мәдәниятен үстерү, пропагандалау  буенча эш алып барыла.

         Бүгенге көндә бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү бик кирәк. Бердәм яшәргә кешеләргә дуслык ярдәм итә. Дуслык белән гаделлек, дөреслек, ихтирамлылык кебек сыйфатлар янәшә тора. Бу сыйфатлар Башкортстанда яшәгән һәр милләт вәкиленә  бәхет, иминлек  китерүенә мин чын күңелдән ышанам!  

         Мәңге яшә, дуслык иле!

         Мәңге яшә, Башкорт иле!  (К.Аралбай)

 

 Чәчәк ат, республикам.

 

                                                                                                                                        Гүзәл бакча минем жирем.

                                                                                                                                                                   Чәчәк ата

                                                                                                                                                                   Башкортстан- минем илем.

                                                                                                                                                                                                  Р. Нигъмәти

        Өлкәннәрдән еш кына ишеткәнем бар: ниләр җитә Башкортстаныбызга диләр. Чит якларда йөреп кайткан кешеләр әйтә моны. Үзенең төзеклеге, чисталыгы, гүзәл табигате белән башка республикалардан, өлкәләрдән шактый аерыла ул. Матур шәһәрләр, төзек авыллар Башкортстан халкының тырышлыгы турында сөйли. Халкым бай, җитеш яшәргә ярата. Моңа ул үзенең  бөтен көчен бирә.

         Бөре, Борай, Аскын, Илеш якларында булу миңа зур шатлык китерде. Илештәге иксез- чиксез иген басуларын, Борайның  елга- күлләре, Аскынның ак каенлы урманнарын күреп, гүзәл тойгылар кичердем.

         Туган ягым минем- Караидел. Ерып чыккысыз урманлы яклар ул безнен Караидел. Ә Караидел елгасы каядыр ашыгып ага да ага. Әйтерсең , бик күп эшлисе эшләре бар. Кая гына барсаң  да туган ягым үзенә тарта.

         А башкалабыз Уфаның  гүзәллеге турында язарга сүзләр дә җитмәс кебек. Күккә ашкан биек йортлары, асфальт юллары, гөлбакчалары, аллея-скверлары сокландыра. Нинди матур икән Уфа! Туган илемнең  шәһәрләрен чәчәкләргә тиңләсәк, син бик гүзәл  чәчәк Уфам. Җыр- моңга тиң чәчәк.

              Синдә жыр, синдә илһам,

              Әй Уфам, Уфам, Уфам, Уфам!

                                         ( Н.Нәҗми)

         Республикабызның шәһәрләре арасында тагын да бер чәчәк- Агыйдел бар. Мин яши торган шәһәр- иң яшь шәһәрләрнең берсе. Урамнарда трамвай, троллейбуслар йөрмәсә дә, әллә нинди гипермаркетлар, цирк, аквапарклар, уку йортлары булмаса да, мин Агыйделемне яратам. Читтән караганда йортлары ак пароходны хәтерләтә. Агыйдел елгасы буйлап тыныч кына йөзүче пароходны.            

             Агыйделем- ак шәһәрем,

             Ак таҗлы матур чәчәгем.

        Туган жирем Башкортстан- бай табигатьле гүзәл республика ул. Туган як булуы белән генә түгел, табигатенең хозурлыгы, күз явын алырлык чәчкәләрнең күплеге, суларының муллыгы, һавасының чисталыгы, җиренең иркенлеге белән сокланырлык ул. Мондагыдай матурлык бер җирдә дә юктыр. Кош тавышлары, чишмә чылтыравы, сызылып ал таң атуы, ак болытлар йөзүе, күктәге меңләгән йолдызлар балкуы- барсы да Башкортстаным. Шундый сихри гүзәллектә туганлыгыма, яшәвемә шатланам, горурланам мин.

         Урман- елгалары, тау- ташлары, кара алтыны республикамны гына түгел, бөтен илебезне туендыра, баета. Башкортстанның ярдәме белән башка өлкәләр дә чәчәк ата.

          Башкорт җирләре нинди генә бай булса да, аның байлыгы мәңгелек  түгел. Туган җиребезнең гүзәллеген, илебезне, телебезне саклыйк.

             Саклагыз башкорт җирен,

             Саклагыз башкорт ямен!

                                   (Р. Солтангәрәев)

          Республикам тагын да гүзәлрәк чәчәк атсын өчен аны кайгыртырга кирәк. Бу бурыч безнең алда- Башкортстанның киләчәгендә.

               Табигатьне саклау- һәркемнең бурычы.                              

                                                                                                                                                                            Кеше күңелендә Кояш батса,

                                                                                                                                                                            Җир ничек яшәр?

                                                                                                                                                                                                   (И.Юзеев)

Җир шары... Галәмнең яшелеккә, матурлыкка төренгән бер планетасы ул. Җиребезнең гөлбакча булып калуы бары тик кешедән,кешедән генә тора. Кеше җирне бизи, ггүзәлли, күз карасыдай саклый ала.

Табигатьне саклау – кешелек бурычы. Без бу хакта онытмаска тиеш. Кешелек тарихында тизхәлиткеч экологик проблемалар бер – бер артлы өелә генә. Сулыклар, һава, туфрак, пычрану, шулай ук сирәк очрый торган җәнлекләрне, үсемлекләрне юк итү – зур масштабта, иртәгә калдырмыйча, хәл ителәсе проблемалар.

XXI гасырда аяк атлыйбыз. Яңа прогресс,технологияләр чоры дибез. Ә кешенең аңы әллә ни ерак китмәгән кебек.

Мин шәһәр мәйданы янында гына яшим. Бәйрәмнәр вакытында мәйдан шау – гөр килә. Җир – моң ачыла, халык күңел ача. Ә иртәгесен... Чүп – чар өелеп кала. Кешенең үз артыннан җыярга кулы җитми. Ярый әле, җыештыручылар бар.

Безнең бакча матур табигатьнең бер почмагында урнашкан. Бакчага барганда искиткеч гүзәл урман аша утәргә кирәк. Монда каен кызы белән имән егете серләшә, усак яфракларын җилфердәтә. Аяз куккә шатланып, кошлар сайрый. Урманда тормыш кайный: кырмыска оясына ашыга, тукран агачны тукылдата. Шушы гүзәл күренешне кешеләр ташлап киткән чүп – чар боза. Кәеф төшә, йөрәк әрни. “Кеше! Тукта! Кешелегеңне югалтма!” – дип кычкырасы килә. Кешеләр табигатьне сөймиме әллә? Кызыл китапны уйлап тапканнар. Китапсыз үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын сакларга мөмкин түгелдер инде?

Кызыл китапка кертелгән хуш исле энҗе чәчәк, йөнтәс, серле күзле умырзая кайда хәзер син? Нәни томшыклы, матур каурыйлы сайрар кошлар, елык – елык тиреле җәнлекләр, кәлтә еланнар, тузбашлар, керпеләр, ярканатлар, бакылдык бакалар безне ташламагыз, зинһар.

Тагын минем затлы тун кигән туташларга, ханымнарга әйтер сүзем бар. Чәшке, төлке туннар өстегездә бик ыспай күренә, бәлки алар җылыдыр да. Ә менә шундый елтырыйк туннар өчен күпме җәнлек юк ителде икән? Ясалма тиредән тун кию, минемчә, бәләкәй җәнлекләргә карата мәрхәмәтлерәк булу ул. 

Сезгә затлы тун булсын өчен ул мескеннәрне рәшәткәле ояларда ачлы – туклы, авыр шатларда, караусыз  тоталар. Ә аларның тиресен салдыру...Йөрәк сыкрый һәм бар дөньяга оран саласы килә.

Менә шуңадыр инде җырчылар һәм кино йолдызлары Памела Андерсен, Пенелопа Круз, Юрий Антонов һәм Лайме Вайкуле тире кием киюдән баш тартканнардыр. Тире кием киюне – бу ерткычлыкны кешеләргә җиткерәсәләре киләдер аларның. Кешеләр, мәрхәмәтсез һәм шәфкатьсез булмыйк, дөньяны яратыйк!

                                                                                    Кеше бары кеше булып Җирдә,

                                                                                    Бу дөньяны... сөйсә генә.

                                                                                                       (Р.Әхмәтҗанов)

Изге җиребезгә ихтирам тәрәз каршысындагы сиреньнән, хәтфә болын киңлегендә алсу таңны каршылаудан, елгага илтүче сукмактан башланадыр. Чөнки кеше үзен уратып алган табигать белән бик тыгыз бәйләнгән, ансыз гомер итә, ямь таба һәм бәхетле була алмый.

“Бәхет ул табигать белән бергә булу, аны күрү, аның белән сөйләшү”,- дигән Л. Толстой. Шул бәхетне югалтмыйк!

Республиканский конкурс "Мы читаем Мажита Гафури"

Конкурсные работы учащихся  5 класса по рассказу Мажита Гафури "Кыр казы".

 
   "Мин бу жирне матурларга килдем..."

 

 

      Бу дөньяга әгәр без тумасак,

      Бик күңелсез булыр иде бит! -дигән үзенең бер шигырендә шагыйрь.Такташсыз, Туфансыз, Атнабайсыз бик күңелсез булыриде. Иҗатын халык үз иткән, еллар үткән саен сагындыра торган серле шагыйрь. Туган җиренә, милләтенә, ана теленә, каләменә тугрылык саклаган шагыйрь. Матурлыкны янып-ярсып башкаларга таныта белгән шагыйрь. Матур җирдә туып-үскәнгә дә матурлыкны күрә белгән, чын күңелдән сөя торган шагыйрь.

       Күрдемнең Чияле тавы, юкә урманы, бәпкә үләне, “җиде күзле” чишмәсе иҗатына илһам, яшәү көче биргәндер.

                           Мин Күрдемдә ифрат күпне күрдем,

                           Яшел җирне,зәңгәр күк йөзен;

                           Көндез- кояш,төнлә айны күрдем,

                           Тәлгәш-тәлгәш йолдыз тезәмен.

                                                                Ә.Атнабаев.

        Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе Касыйм  абый сугышта һәлак була. Гаиләдә - җиде бала. Иң өлкәне-Әнгам. Бөтен авырлык аңа төшә. Барысына да, кулына каләм алырга да өлгерә. Күңелсезлеккә,төшенкелеккә бирелми, һәрчак алга омтыла.Яшьтәшләремә,бик-бик күпләргә үрнәк ул.

        Һәркемнең дә кумиры бардыр дип уйлыйм. Туры сүзле, эчкерсез булуы белән ул мине җәлеп итә. Дөреслекне яклавы белән ихтирамга лаек булган шагыйрь.

                          ... Дөреслекне яклаучыга

                           Язмыш һәрвакыт кырыс.

                           Әйткән сүзләрем дөрес.

                                            Ә.Атнабаев.

 

         Шәһәр китапханәсендә шагыйрьнең тууына 80 ел тулу уңае белән бәйге игълан ителде. Мин, 5 нче сыйныф укучысы, “Кара икмәк”шигырен сайладым.

                            Без онытмыйк бәрәкәтле җирнең

                            Кара җирнең кара икмәген, - дип  дулкынланып  сөйләдем.

         Зал бик озак кул чапты. Соңыннан “Ак каеннар кая булганнар?”, “Горурлык”, “Чабата”, “Сагыну” шигырьләрен сөйли торган булып киттем. Аның һәрбер шигыре бер тарих бите кебек. Алар гади дә, ихлас та. Башка берәүне дә кабатламый. Минем генә шагыйрь кебек.  Укып туеп булмый. Укыган саен укыйсы, сөйләгән саен сөйлисе килә.

                            Алып китте ул үз дөньясына-

                            Сихри дөнья – шигъри дөньяга!

                                                           С.Рәхмәтулла.

            Аның лирик герое матурлыкка, гүзәллеккә омтыла, гаделсезлекне, икейөзлелекне күрә алмый. Ул- ирекле, тугры.

                            Мин бу җирне матурларга тудым Һәм күрергә тудым.

                            Гүзәллекнең күккә үрләвен,-

дигән юллар аның иҗат максатын билгеләүче фактор.

            Бу җирне сүзләр аркылы матурлау, шигырь язу белән генә чикләнми шагыйрь . Башкортстанның төрле төбәкләренә, очрашуларга йөри. Кемнәр генә юк анда: игенчеләр, савучылар, укытучылар, укучылар. Яше-карты, бала- чагасы... Шагыйрь, күзгә-күз очрашып, матурлыкны тоя белергә өйрәтә.

            Җәйге ялларда Илешкә, нәнәемнәргә кайтып йөрим.Чөнки әти-әнием шушы яклардан. Агыйделгә килгәнче, алар Илештә эшләгәннәр.Әнием шул елларда Ә.Атнабаевны күрү бәхетенә ирешкән. “Маңгаена төшкән чәчен артка сыпырып, мыек астыннан елмаеп, үзенә каратты. “Хөббениса әтәче”н сөйләгәндә, көлә-көлә, күзләрдән яшь чыкты. Үзенчә бер артистизм белән сөйләде ул. Кат-кат кул чаптылар.”

           Мондый очрашулар белән кайларда гына булмый Ә. Атнабаев. Безнең Нефтекама якларына да килә. Ә Илешкә атап “Илеш дәфтәре”н яза.

                            Биргән вәгъдәсенә кеше,

                            Тугры булырга тиеш!

                            Шундый сыйфатларны

                            Туплаган безнең Илеш!

                                          Ә.Атнабаев.

            Аның сәхнә әсәрләре дә үзенчә матур.Тормышта матурлыкны тоя белеп, җирне балкытып яшәргә чакыра. Пьесалары да,шигърияте дә бүгенге көн өчен актуаль. Безнең чор кешеләренә дә хас булган кичерешләр, шатлыклар бирелә.Үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап таба алабыз. Фикер-уйларын халыкка җиткерә белә.

                            Замана  тудыра шагыйрьне,

                            Шагыйрьләр күтәрә заманны,

                            Күтәрә халыкның күңелендә

                            Бикләнеп йоклаган аңнарны.

                                                    Ә.Атнабаев.

            Н.Нәҗми, С.Әлибай, Н.Асанбаев һәм башка башкорт әдипләре аңа бик зур бәя бирделәр. ”Ул беркайчан да вак сүз сөйләп, теленә нәрсә килә - шуны язып яшәмәде. Һәрчак иң мөһим, иң хак дигән сүзләрен әйтте”, - дип язды М.Кәрим.

           Г.Чокрыйга мәдхия җырлаган, аның исеме белән горурланган Атнабай –үзе  әйдәп баручы йолдыз. Халыкка юл күрсәтүче  йолдыз. Халык та аны үз итте.

                           “Халык шагыйре” исемен,

                            Тик сиңа бирде халык.

                                          С.Рәхмәтулла

“Аның шигырьләре- серсез сер”,-диде Н.Нәҗми. Бәлки, кешелекне, матурлыкны җырлаганга “серсез сер”дер...

                              Табигатьне саклыйк.
                                                                                                                                                                  Башкортстан миңа җан бирүче

                                                                                                                                                                  Бишегенә салган изге җир.

                                                                                                                                                                  Сөеп туймас иркә кочагы да-

                                                                                                                                                                  Шундый була икән туган ил.

                                                                                                           

                                                                                                                                                                                               Ф.Максютова

      Туган илемә, җиремә, газиз ягыма булган сөюем иксез-чиксез минем. Күңелемдәге хисләрне һәркемгә җиткерәсем килә. Туган ил ул- туган җир, торган җир. Минем өчен Туган ил- гүзәл Башкортстаным.Мәңгелек урманнары, елга –күлләре, киң басулары миңа дәрт , яшәү көче бирә.Шуңа да сурәтләрем арасында Башкортстанымның табигате зур урын ала. Төсләр аша мәгърур урманнарын, чал Уралын, болын –тугайларын данлыйм. Их, нинди соклангыч син, туган  ягым.

     Туган ил ул – сулар һавам, эчәр суым. Кайдан башлана соң ул? Минем өчен ул республикабызның төньягында урнашкан бәләкәй генә бер авылдан башлана. Юк, авылдан да түгел, урамнан, туган йорттан. Изге туган йорттан....әти -әнием үз куллары белән салган  йорттан. Шушында тәүге адым ясаганмын, телем ачылган... Мин кечкенә чагымда ук гаиләбез белән күченеп китсәк тә, туган авылымны оныта алмыйм. Тыныч кичләре, таң әтәче тавышлы иртәләре, чыклы сукмаклары, хозур кошлар чутылдавы , томанлы иртәләре, челтәрләп төшкән кояш нурлары күңелемнән һич чыкмый. Шыбыр-шыбыр яңгыр явуы да җанга рәхәтлек бирә.

     Һәр ел җәйге ялда Аскын районындагы туган авылым Арбашка юл тотам. Бу кечкенә генә авыл Ар елгасы буенда урнашкан. Елганың суы салкын, тонык. Кышын да туңмый челтерәп агуын белә. Текә тау астыннан  ургылып чыккан чишмәдән юл ала  шушы елга.

    Авыл халкы сөйләвенчә, бу чишмәнең суы фонтан булып бәреп чыккан. Имеш, атларын сугарырга аптыраган авыл кешеләре, тау башыннан зур таш тәгәрәтеп төшергән .  Шул урында кечкенә генә     утрау бар кебек. Суы да дулкынланып-дулкынланып китә.

   Кайсыбер җәйге  иртәдә Ардан томан күтәрелә. Томан эчендә туган авылым  үзе бер сихри дөнья булып күренә.

     Җырларда җырланган Караидел буенда булганыгыз бармы? Гүзәл яклар ул. Шул якларда минем әнием туган, әби-бабам яши . Караидел буеның табигате мине бик сокландыра. Бөтен көчемне , кыюлыгымны җыеп,  Караиделнең биек кыясына мендем, тирә-якны күзәттем. Искиткеч матур күренеш! Һавага ашкан таулар, калын-калын урманнар, боргаланып аккан Караидел елгасы- барсы да Туган ил. Алар үзенә әллә нинди серләрне яшерә кебек. Мәңге яшел, төз чыршы- наратлар горур басканнар. Гүя алар зәңгәр күкнең, Туган илебезнең тынычлыгын саклыйлар. Зифа каеннар, нәфис усаклар Туган илгә, җиргә дан җырлыйлар.

      Сагынам мин туган авылымны һәм Караидел буйларын. Әйтеп бетмәслек тирән сагыш белән сагынам.

                         Чит якларга язмыш нигә илттең

                         Сагышлардан килми янасым.

                         Өзгәләнеп, бәргәләнә йөрәк

                         Туган якка килә, кайтасым.

                                     ( Р.  Баһаутдинов)                   

       Мин Агыйдел шәһәрендә яшим. Тын сулы күркәм Агыйдел елгасының исемен алган ул. Торган җирем дә, шәһәремнең халкы да матур. Читтән килгән кунаклар мактап һәм сокланып бетә алмыйлар. Җәйләрен ул яшеллеккә чума. Аллы-гөлле чәчәкләре тагы да ямь өсти.

      Кая карама урманнар, сулыклар. Ял итәргә, балык тотарга дип төрле өлкәләрдән бу якларга киләләр. Искиткеч бай ул безнең яклар! Урманнардан җиләк- җимешен, файдалы үләннәрен, гөмбәсен җыябыз. Көзен урманнар алтынсу төскә чума, күз явын ала. Бөтен дөнья сарыга манчылган кебек. Табигать буяуларын һич кенә дә кызганмаган.

     Тик бернәрсә кәефне кыра, эчне пошыра. Урман читендә, хәтта эчендә дә төрле чүп-чарга тап буласың. Ял итәргә килгән кешеләр ташлап киткән аны. Агачлар шаулый, әйтерсең әрни, борчыла. Алар бездән мәрхәмәтлелек көтә. Рәнҗетмик без аларны, саклыйк табигатьне!

                         Коткарырга җирдә матурлыкны

                        Соң түгелдер әле, соң түгел... -

дигән башкорт халык шагыйре Р. Бикбаев.

   Гүзәл табигатьле Туган илем- Башкортстаным минем.

Син минем сулышым, йөрәк тибешем. Киләчәгең өметле, ныклы синең.

                         Башкортстан- Туган илем, -

                        Синдә туып, күкрәп яшим.

                        Синең сулыш, димәк, минем сулыш,

                        Синең белән бергә яшим.

      Туган ягым- яшел бишек.       
                                                                                                                                Туган илем – минем җылы өем,

                                                                                                                                                                     Башка җирдә миңа урын юк,

                                                                                                                                                                     Дип шатланам синдә яшәвемә,

                                                                                                                                                                     Бу төчелек түгел- горурлык!

                                                                                                                                                                                                      (Ә.Атнабаев)

 

 

       Күңелемә бик тә якын, бик тә кадерле туган җирем Башкортстаным! Тагын да кадерлерәк минем туган шәһәрем- Агыйделем.Мин шунда дөньяга килгәнмен.

Әллә әти-әниемнең назын, туганнарымның яратуын тоеп үскәнгәме, дусларым-ның җылысын тойгангамы миңа бик тә якын Агыйделем. Кая гына барсам да, сагынып-талпынып кайтамын. Әллә табигате үзенә тартамы? Балыклы күлләре, хәтфәдәй болыннары, зифа каеннары,басу -кырлары күз алдыннан китми. Буш вакытыбыз булса, гаиләбез белән табигать кочагына чыгарга ашкынабыз.Ә, ял итүчеләр күпме? Кайлардан гына килмиләр! Чиләк-чиләк җиләк, кәрзин-кәрзин гөмбә җыябыз.Дару үләннәрен дә онытмыйбыз. Алабуга, кызылканат, табан балыклары кармакка чиртеп кенә тора.Ни генә әйтсәң дә үзебезнең якларда рәхәт тә, күңелле дә. Кайбер кешеләрнең ваемсызлыгы күңелне кыра, әлбәттә.Иң матур җирне сайлап утыралар, көн буе ял итәләр, ә чүп- чарларын алырга “оныталар”. “Кешеләр табигатьне үпкәләтмик, табигать дошманы булмыйк!”,-дип кычкырасым  килә. Әгәр Табигать- анабызга карата мәрхәмәтле булмасак, бу матурлыктан, бу яшеллектән ни калыр? Бабаларыбыздан калган меңьяшәр урманнар, чәчәкле болыннар киләчәк буынга калырмы? Яшәү чыганагы булган табигатьне саклау -һәркемнең бурычы. Мәңге яшел чыршылар,төз наратлар табигатькә мәдхия җырлый.

         Минем әнием- Яңа Кабан авылыннан. Бу авыл бездән якын да гына. Шуңа күрә табигатебез уртак. Агыйделлеләрне еш кына Кабан авылының табигать кочагында да күрергә була.

         Ә менә әтиемнең туган ягы- Кырмыскалы районы. Без анда еш кайтабыз. Авылызның исеме дә матур. Илтуган... Иле өчен, гуган җире өчен янып-көеп яши торган халык бу авылда.”Монда генерал Шайморатов укыган”,-ди әтием.

        Илтуган авылы бик матур урынга урнашкан.Якын гына чикләвекле, баланлы урманнары бар.Тирә-якка яшел ашъяулык япкандай болын җәелгән. Авыл-дан ерак түгел, бар кешене үзенә тартып торган Зәңгәр күле бар.Ул түгәрәк көз-ге кебек. Үзе зәңгәр сулы. Бик ямьле җирдән, биек тау итәгеннән салкын чишмә бәреп тора. Суын шифалы диләр.Кеше беркайчан да өзелми аннан.

       Искиткеч табигатьле шул Башкортстан. Республикабызның кайсы гына төдәгендә булсаң да, аның гүзәллегенә исең китәр.

      Авыргазы районына барган идем. Анда фашистлар Германиясендә тоткынлыкта газап чиккән язучы Вәли Бикташев белән очрашуда булдым. Ул “Без үлемнән көчлерәк” дигән китап язган. “Исән-сау калуыма туган ягыма бурычлымын. Ул миңа яшәргә көч бирде, җан өрде. Туган ягымның ак каеннары тартып кайтарды” –ди ул.

      Ямьле Инзәр буйлары... Монысы инде Архангель районында.Рәхәләнеп су коенып, кызынып, табигать белән хозурланып ял иттек без анда. Шулай да туган як сагындырды.Кайтасы килә башлады. Кеше үз җиреннән еракта гына аның кадерен аңлыйдыр, күрәсең. Шуңа да чит җирләрдә бик озак яшәгән кешеләрне, картайгач, туган җире үзенә тартадыр. Халыкта тикмәгә генә туйган җирдән туган җир яхшы  димиләр шул. Туган як бик кадерле ул.Бишек җыры кебек назлы, якын ул.

       Шундый гүзәл туган ягың булганда, син бәхетле түгелмени?! Бу бит үзе зур бәхет. Күгебез тыныч булсын, якты таң тусын, кошлар сайравы өзелмәсен. Табигать- гүзәллек, яшеллек гел син шулай шатлык өләш, алиһә булып мәңге яшә!

                           Туган ягым- яшел бишек.  
                                                                                                                                                                       Яшәр өчен көч алырга

                                                                                                                                                                       Олысына һәм дә кечегә,-

                                                                                                                                                                       Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

                                                                                                                                                                       Туган ягы кирәк кешегә.

 

     Мин бик матур төбәктә- Башкортстанның  Балтач районы Усман авылында туганмын.

      Туган ягым яшел урманнарга, сансыз чишмәләргә, елгаларга бай. Иң-ләп-буйлап Танып елгасы ага. Ул Агыйдел елгасына килеп кушыла.Авылым яныннан гына  ул елгаларның сеңлесе -Кыйгазы ага. Муртаза бабай Рәхимов ярдәме белән тирән буа да будылар. Аның тирә-ягындагы матурлыкны язып та, сөйләп тә бетереп булмый. Ял итәргә дип Пермь өлкәсеннән, Екатеринбург шәһәреннән бик күп кешеләр килә. Алар балык тоталар, су кереп, кояшта кызыналар.

     Туган авылым урманнарында нинди генә агачлар үсми! Нечкә билле каеннар, мәңгелек имәннәр, кызыл тәлгәшле миләшләр бик күпләрне сокландыра.

      Агыйдел шәһәренең табигате дә бик матур. Камышлы күл буйлары, чәчәкле болыннары үзенә тарта. Шулай да мин туган ягымны сагынам, юксынам.

     Һәркемнең күңелендә үз җире, үз туган ягы әни назына тиңдер.

     Туган ягым –яшел бишек, туган ягым минем- алтын бишек.

Яшь кеше булу җиңелме?

Кем ул яшь кеше? Һәр хәлдә алдынгы карашларга, үзенчәлекле фикерләр-гә таянып, дөньяның бүгенгесен үз көче белән сынаучы яшь кызларны күз алдына китерәбез.

    Яшь кеше улдөньяга ныклап аяк басып, куелган максаты буенча барырга тиеш. Укып, белем алып, үзе яраткан һөнәрне сайлап илгә файда китерергә тиеш.Чөнки илнең киләчәге-яшьләр кулында.

     Безнең заман яшьләренә, укып, күңелең теләгән һөнәр сайлый аласың. Ныклы теләгең генә булсын.

     Үземә калса, мин бик тырышып укыймын. Киләчәктә илгә файдалы, бик кирәк кеше булырга җыенам. Бүген миңа авыр дип зарланмыйм. Бернәрсә дә җиңел бирелми. “Тырышкан тапкан,ташка кадак каккан”,-дигән борынгы ата-баҗаларыбыз. Әле мин әти-әнием янында әзергә генә яшим. Минем төп эш- уку. Өйдә кулымнан килгәнчә булышам.

     Авыр чакларда миңа әнием ярдәмгә килә. Әни миңа киңәшче дә, якын дус та. Без бергәләп авырлыкны җиңеп чыгабыз. Үзеңдә ихтыяр көче дә тәрбияләргә кирәк. Гел кешедән генә көтеп утырып булмый бит.

     Мин булдыра алам,мин җиңеп чыгарга тиеш дип яшим. Холкың җиңелдән булса, начар юлга басарга да күп кирәкми. Андый яшьләр ничек көн үткәрергә белми йөриләр, вакытларын бушка уздыралар. Кайберләре,хәтта наркоман яки эчкече булып та китә.Мондый яшьләрдән кешегә дә, үзләренә дә файда юк.Үзләре дә рәхәт күрми, башкаларга да рәхәт күрсәтми.

    Яшьләргә дәүләт зур игътибар бирә. Төрле программалар кабул ителә. Сәләтле студентларга өстәмә стипендия түләнә.Хөкүмәт торак мәсьәләсен дә

карый. Йорт салырга теләгәннәргә җир участоклары бүлеп бирелә.Гаиләдә икенче бала туса, пособие дә бирелә.

    Белем алу, һөнәри үсеш өчен дә шартлар бар. Аны файдалана гына белергә кирәк. Авыл белгечләр көтә. Анда да унайлыклары булган торыр җир бирелә. Хезмәт хакына өстәмә түләү дә бар. Барсы да безнең өчен,яшь кешеләр өчен.

    Һәркем үз бәхетен коя, ди халык мәкале. Киләчәгең синең кулда.

    Алдагы тормышыңның ничек булуы үзеңнән тора.Дөньяда бернәрсә дә җи-ңел бирелми. Үзең тырышып тапкан мал кадерлерәк була.

    Яшь кеше һәрвакытта алга атларга, югары карарга тиеш.

Батырларны барлар чак.

 

              Сугыш... Бу куркыныч мәңге бетмәс күңел яралары, җимерелгән кеше язмышлары, өзелгән гомерләр, чәчәк аталмаган яралы мәхәббәт, ятимлек,ачлык, ялангачлык һәм кайнар күз яшьләре чагыла.Миллионнарның гомерен өзгән дәһшәтле сугыш...

             Безнең якты киләчәгебез, бәхетебез өчен көрәшеп, туган җиребезне cаклап калучы батырларыбыз елдан ел кими. Исәннәре, шул елларны бүгенгедәй хәтерләп, тирән дулкынлану белән искә алалар.

            Чал тарих раславынча, Ватаныбыз өчен көрәштә Башкортстанның батыр ул- кызлары, үзләрен кызганмыйча, яуга күтәрелгән, Бөек Җиңүне якынайткан.

            Сугыш дию белән ут-ялкын, вәхшәт, кайгы, әче күз яшьләре күз алдына килеп баса.Бу сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән.Сугыш беркемне дә кызганмаган.

            Башкортстан яугирләре арасында Югары Яркәй авылыннан Рәис Латыйпов та бар.Ул 1924 елда Латыйп абый белән Гөлсем апаның баш баласы булып  дөньяга килә. Кечкенәдән үк тырыш, хезмәт сөючән булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, 1941 елда уңҗиде яшьлек егетне Куйбышевка эшкә җибәрәләр. Дәртләнеп, яңа тормыш башлау нияте белән юлга чыга.Поездда барганда радиодан  сугыш турында хәбәр яңгырый. Бу хәбәр йөрәкләргә ярып керә.

            Сугыш... Егетләр эшкә түгел, сугышка, каһәр суккан сугышка китәргә тиеш.

            1942 елда Рәис абыйны сугышка алалар.Фронтта каты яраланып, госпитальгә эләгә. Сигез ай үткәч,өйрәнү полкына китә.1945 елның августында туган нигезенә кайта.Гаилә кора.Тыныч тормышта балалары, оныклары белән матур итеп яши.

           Батыр солдатларның күңелләре берчә сагышлы, берчә шатлыклы. Сагышлы- алар янында сугышчан дуслары юк, шатлыклы – тыныч яши. Киләчәктә дә алар илебез халыкларының кайгы-хәсрәт күрмичә рәхәт яшәвен тели.

          Бөек Ватан сугышы беткәннән соң бик күп сулар акты. Ничә тапкыр  җир йөзенә язлар килде. Совет солдатларының батырлыгы, фидакарьлеге гасырларга барып җитәчәк әле. Ветераннар тарих җепләрен бәйли, киләчәк буынга васыятен җиткерә.Илебезнең үткәнен онытырга хакыбыз юк!

Батырларны барлар чак.

 

      1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать илебезгә дошман басып керә. Бу кара кайгы кемнәрне генә тетрәндерми. Ир-егетләрне сугыш кырына озаталар. Авылда авыр йөк яшүсмер, бала- чага, карт-коры, хатын-кыз җил-кәсенә төшә.

      Дәү әнием ул елларны гел искә ала.

      -Улым, яз җитсә, сугышның каһәрле еллары, күз яшьле Җиңү бәйрәме күз алдына баса,-ди ул. Нинди зур югалтулар китерде сугыш безгә.Кайгы җиле кайсы гына йортның ишеген какмады.

       Ул вакытта дәү әниемә барлыгы ун яшь була. Әтисен,абыйсын сугышка озата. Аларга сугыш яланыннан туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый.

     -Күп балаларның әтиләре, абыйлары сугышта иде. Әмма малай һәм кызлар күңел төшенкелегенә бирелмәде, тырышып укыдылар.Үз хуҗалыкларында да, колхоз кырларында да җигелеп эшләделәр. Укырга да, эшләргә дә өлгерә иде алар. Көчле,белемле кешеләрне дошман җиңә алмасына ышана идек без. Шуңа күрә дә белем алуга теләк нык зур иде, -ди дәү әнием.

       Гаиләдә иң өлкән бала- дәү әнием. Аннан кала өч туганы була. Дәү әние-мә ач-ялангач булырга да, ирләр көче җитмәслек авыр эшләр эшләргә туры килә. Дәү әниемә тырышлыгы өчен Хезмәт ветераны исеме бирелә.

      -Җиңү көнен көтеп алдык без.Һәркем бер-берсен коча, шатлана,яшь аралаш елмая, ә кайберләре тыела алмый үкси. Улым, яшәү –көрәш ул.Һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа, үз дөньясын үзе кора. Эшләп, тир түгеп тапкан бәхет кенә кадерле була. Син дә тырышып укып, үзең яраткан һөнәр сайлап, әти-әниеңә лаеклы алмаш бул. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын,-ди ул.

       Сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Батырлыклары өчен солдатлар орден-медальләр белән бүләкләнгән. Ләкин алар медаль турында уйламаганнар, Җиңү өчен көрәшкәннәр. Без бәхетле,шат яшәсен өчен корбан булганнар.

       Беркайчан да сугыш булмасын дип теләп, ветераннарны хөрмәтләп, кадерләп яшик.

Гүзәл илем Башкортстан

                                                                     Көн дә иртән якты кояш калка,

                                                                     Талгын җилләр әкрен исәләр.

                                                                     Шундый ямьле безнең Башкортстан-

                                                                     Нәфис, назлы гөлләр үсәләр.

                                                                     Нинди милләт булуга карамастан,

                                                                     Халкы тыныч, тату эшчән.

                                                                     Шатланышып балалар көлә,

                                                                     Шау-гөр килә безнең Башкортстан.

                                                                     Табигате күзнең явын ала,

                                                                     Әй, гүзәл ул,шундый сөйкемле.

                                                                     Нинди рәхәтлек, нинди иркенлек,

                                                                     Башкортстан дуслык иле!

                                                                     Урманнары, ялан-болыннары,

                                                                     Елга-күлләре, чишмәләре...    

                                                                     Кадеркәен генә белик, дуслар,

                                                                     Җиребез бит җәннәт күпере.

                                                                     Гүзәл табигатем кочагында

                                                                     Мин  бәхетле һәм шат күңелле.

                                                                     Туган җирем минем –Башкортстан,

                                                                     Башкортстан –гүзәллек иле!

 

                                       

 

Башкортстан

 

                                                                    Туган илем дә, туган җирем дә,

                                                                    Әнием дә ул, әтием дә ул,

                                                                    Туган- үскән йортым да-

                                                                    Гүзәлем минем Башкортстаным.

                                                                    Без дә мәһабәт таулар да,

                                                                    Салкын , саф чишмәләр дә.

                                                                    Мул иген үсә кырларда,

                                                                    Башкортстаным  бәхетле дә.

                                                                    Иркен җире дә, яшел чирәме дә,

                                                                    Ләйсән яңгыры да, ап- ак кары да,

                                                                    Сандугачлы купшы урманы да-

                                                                    Барсы да минем Башкортстаным.

 

                                                                                                                       

  Башкортстан чәчәк ата

  

                                                                    Көн дә иртән кояш калка,

                                                                    Җылы нурын тарата.

                                                                    Нинди гүзәл, нинди горур

                                                                    Башкортстан чәчәк ата.              

                                                                    Талгын гына җилләр исә,

                                                                    Табигате сөйкемле.

                                                                    Киң болын, яшел урманнар

                                                                    Үзенә тарта шикелле.              

                                                                    Елга, күл янына килсәң,

                                                                    Күзләр генә камаша.

                                                                    Гүзәл безнең Башкортстан,

                                                                    Читләргә дә тамаша.

                                                                    Байлыгы белән генә түгел,

                                                                    Тату халкы белән дан тота.

                                                                    Нинди бәхет, нинди шатлык-

                                                                    Башкортстан чәчәк ата.

 

                                                                                                                        

Башкортстан

 

                                                                    Сине мин мәңге яратырмын,

                                                                    Туган ягым  Башкортстан.

                                                                    Гүзәллегең,яктылыгың белән

                                                                    Тиңләшмәс тә кебек таң.

                                                                    Монда җәйләр төштә кебек,

                                                                    Нигез тавышларын тыңлыйм.

                                                                    Якты ышанычлар биреп,

                                                                    Булырсың син изге уем.

                                                                    Басуларың алтын башаклы ,

                                                                    Яшел урманнарың матур.

                                                                    Чишмәләрең челтерәп  ага,

                                                                    Алар белән гел бул горур.

                                                                    Көр, шат һәм рәхәт яшибез,

                                                                    Уйларыбыз безнең якты.

                                                                    Сугыш афәтен белмибез,

                                                                    Туган ягым Башкортстанда!

                                                                      

                                                                                                                       

Туган җирем-Башкортстан

 

                Башкортстан- туган илем,

       Таулар, елгалар иле.

       Тауларга балачактан

              Гашыйк булганмын инде.

              Башкортстан, син үзеңдә

               Күпме хәзинә саклыйсың.

            Урман,кыр-болыннарда

                Күпме байлык туплыйсың.

                Шат,бердәм, дус- татулар

                Төрле милләт халыклары.

             Яңгырый татар-башкорт,

           Башка халык җырлары.

           Һаваң саф, суың тәмле,

           Җирләрең уңдырышлы.

               Булсын киләчәгең ямьле,

         Барыр юлың нык якты.

          Сиңа тиң булган ил юк,

             Гел муллыкта, байлыкта

             Гөрләп, балкып яши күр!

                                                                 

Байрагым

 

            Агыйделемнең түрендә,

             Башкортстаным күгендә,

                 Җилферди байрак өч төстә,

             Шатлык, дуслык илендә.

 

                   Халкымның саф теләкләрен

      Зәңгәр төсе күрсәтә.

            Ак төс тынычлык сөюен,

           Пышылдап сөйли миңа.

 

             Яшел төсе бигрәк хозур,

       Матур булып күренә.

            Җырлый гүя азат, горур,

              Бердәм халкым турында.

 

                Өч төс белән ялкынланып,

              Җилферди байрак җилдә.

           Яшәргә дус, тату булып

           Өндиләр сымак гел дә.

 

                 Тыныч булсын туар таңнар,

              Җилфердәсен байраклар.

               Шауласын кала, урамнар,

          Чәчкә атсын авыллар.

 

                                                              

Туган ягым
 

Туган җирем,газиз җирем,

Яшел бишегем минем.

Хисләремне саклый белгән,

Серле сандыгым минем.

 

Матур да соң туган ягым,

 Гөрләвекләр акканда.

Ямьләндереп күл буйларын,

Умырзая чәчәк атканда.

 

Күркәм дә соң туган ягым,

Алсу таңнар атканда.

Урманнарны моңга күмеп,

Язын кошлар кайтканда.

 

Шомырт ак чәчәк атканда,

Моңлы кошлар сайравы.

Рәхәт тә соң  басуларда

Трактор шавын тыңлавы.

 

Гүзәл дә соң туган ягым,

Көзен кошлар киткәндә.

Комбайннар иркен кырларда

Иген урып йөргәндә.

 

Ямьле дә соң туган ягым,

Энҗедәй кар яуганда.

Кышның аяз төннәрендә

Күктә тулы ай йөзгәндә.

 

Шатланам мин, горурланам,

Тыныч илдә туганга.

Туган җирем, туган ягым,

Тиңсез матур булганга.

 

                                                          

 

      Туган җирем 

 

                            Башкорт сүзеннән башлана

                            Башкортстан – туган җирем.

                            Тугандай якын халкымны

                            Сөям күңелем белән.

 

                            Рәсәй җирендә урнашкан

                            Минем туган илкәем.

                            Халыклар бик дус яшиләр,

                            Тыныч минем җиркәем.

 

                            Ничә гасыр үтте инде,

                            Ләкин дуслык сүнмәде.

                            Кунакчыл башкорт халкын

                            Хөрмәтләүләр бетмәде.

 

                            Халкы гына түгел әле,

                            Табигате дә искиткеч.

                            Куе ,бай урманнарда

                            Мул үсә җиләк-җимеш.

 

                            Сокландыра туристларны

                            Мәгърур Урал таулары.

                            Саф ак  сулы Агыйделдә

                            Йөзә пароходлары.

 

                            Болыннарда,киң кырларда

                            Үсә чәчәк,гөлләре.

                            Көзен киткән кошлар да

                            Кайта язгы көннәрне.

 

                            Бик яратам җиркәемне,

                            Шунда туып үскәнгә.

                            Башка милләт кешеләре

                            Дус, тату яшәгәнгә.

 

                                                                    

Туган илем- туган җирем

Йөрәк кылымны тибрәтеп

Туган ягыма яз килде!

Җылы яктан кошлар кайтты,

Минем җиремә яз килде!

Озакламый бөтен дөнья

Шау чәчәккә күмелер,

Назлы кояш җылысында

Бөтен дөнья шат күренер.

Матур,күңелле яшибез без

Туган ягым сиңа инанып.

Гүзәл тормыш бакчасында

Туган җирем сиңа сыенып.

Яратаммин туган илемне,

Яратам мин туган җиремне!

Мәңге-мәңгегә онытмам,

Үзем үскән туган илемне!

                                                        

 

Туган як

                                                                   

                                                 Минем туган якларымда

                                                 Бөтен нәрсә дә үсә:

                                                 Бакчада яшелчә уңа,

                                                 Урманда җимеш пешә.

 

                                                 Урамда бала- чагалар

                                                 Көн буена уйныйлар.

                                                 Малайлар елга-күлләрдән

                                                 Балык тотып туймыйлар.

                                                                                                             

Агыйделем

                  Агыйделем бердән –берем,

              Минем туып үскән җирем.

                Рәхмәтләрем күп булсын-

          Минем әйтер сүзләрем.

                 Шагыйрь булсам- язармын,

                    Җырчы булсам- җырлармын.

               Агыйделем сине онытмам
                             Җыр- шигырь язармын!                   

                                               

Тату гаилә - ил күрке

 

                        Тату гаилә -ил күрке,

                        Белә моны һәркем.

                        Бар дөньяның матурлыгы,

                        Тора гаиләгә беркеп.

 

                        Гаилә бердәм, тату булса,

                        Ил көчле һәм бай булыр.

                        Дошманнар аның алдында

                        Куркып башларын ияр.

 

                        Ил эчендә гаиләләр

                        Чәчәк кебек аталар.

                        Матур гаилә - ил күрке

                        Юкка гына әйтмиләр.

    

                        Салкын җилләр суытмасын

                        Гаиләләрнең җылысын.

                        Гөрләп янсын ил учагы

                        Мәңгегә сүрелмәсен.

 

                                                   

Гаиләм

                       

                Безнең гаилә бик зур түгел:

  Әти, әни,мин,абый.

 Әти-әниебез өчен

       Без әле һаман сабый.

 

   Әниебез өйдә генә,

       Тәмле ризык пешерә.

                 Без мәктәптән кайту белән,

   Кайнар аш төшерә.

 

      Әтиебез читтә йөреп,

      Эшли прораб булып.

                 Гаиләбез гел дә дус булып,

         Бәхеткә торсын тулып.

 

             Без аларга рәхмәтлебез:

        Укыйбыз, тырышабыз.

               Бездән ярдәм кирәк булса

          Һичшиксез булышабыз.

 

             Гаиләбез дус булса гына

        Илебез дә нык булыр.

              Җиңә алмас аны беркем-

              Көчлелек башы шулдыр.  

 

                                                               

Гел бергә

 

                        Гаиләбез бигрәк рәхәт

                        Бергә-бергә яшәгәч.

                        Барлык нәрсә онытыла,

                        Әти-әни яшәгәч.

                        Абыемны да яратам,

                        Сеңлем дип кенә тора.

                        Ялгыш уйласам да

                        Акыллы юлга бора.

                        Ял итәбез, эшлибез

                        Барыбыз да гел бергә.

                        Дәү әти, әниләр дә

                        Ярдәм итәләр безгә.

                        Еллар имин торсын,

                        Тыныч булсын таңнар.

                        Бездән сезгә изге теләк:

                        Килеп торсын шатлыклар.

                                                                    

 
 

Гүзәл чак

                  

Гомерең гел булсын
Җиләкле аландай.
Шатлансын күңелең, 
Балкысын кояштай.

Гөл-чәчәктәй гүзәл,
Җиләктәй пешкән чак.
Кадерен белер чак,
Иң матур балачак.

Саф,изге уй- хисләр
Бәхеткә өндиләр.
Ашсыннар хыяллар,
Юлларга- ак гөлләр.


                                            

 

 

Кадерен белик

 

           Өстәлләрдә киселгән ипинең

                                  Хуш исе, тәме бөркелә.                                 

              Тәмле-тәмле ризык арасыннан

Ипигә бит күз йөртелә.

        Иписез яшәү мөмкин түгел,

Яшәүнең яме,тәме ул!

                   Йомшак, телеңне йотарлык тәмле

  Ипекәйнең кадерен бел!

 

             Ипекәйне кадер-хөрмәт итсәк,

         Яшәрбез без шау-гөр килеп.

                Шат күңелләр белән иркенлектә

  Дөнья гүзәллеген күреп.

                                                                           

                       Икмәкне яратабыз

 

 

          Икмәкне без бик яратабыз,

          Көн саен алып кайтабыз.

          Кибеттә ләвәш, күмәч ала,

          һәр кеше икмәкне бик ярата!!!

 

          Иң кадерле безгә-икмәк,

          Иң байлыгы, иң тәмле,

          Икмәк булганга

          Яшәве бик күңелле.

 

 

                                                               

Тугызынчы май...

                Җиңү көнен бәйрәм итәбез.

                      Искә алып һәлак булганнарны,

              Исәннәрне хөрмәт итәбез.

                     Һәйкәл яннарында башны иеп,

                  Чәчәк бәйләмнәре салабыз.

                         Күз яшьләрен сөртеп алабыз да

                   Бер минутка тынып калабыз.

                    Олы яшьтгеләр оныта алмас

                      Зур корбанлы сугыш юлларын.

                        Йөрәкләрдә тирән эз калдырган

                Җиңү өчен көрәш елларын.

                    Алар буыны каты сынау үтте,

                 Ятим үсте бик күп балалар.

                          Авырлыклар күреп картайдылар

              Тол калган ялгыз аналар.

                          Фронт үткән, тылда хезмәт иткән

                     Ветераннар хәзер бик аз алар.

                      Кайберләре Җиңү бәйрәменең

                   Башкаларын күрә алмаслар.

                          Күптән тынды пушка тавышлары,

                Онытылып бара сугышлар.

                            Күз яшьләрен сөртеп бәйрәм итик,

                       Куанычлы булсын тормышлар,

                      Тарихларда калсын сугышлар.

 

                                                                          

Сугыш...

                                 

            Сугыш газабы күрмәдем,

      Күрергә дә язмасын!

           Тыныч хезмәт иртәләре

           Бер- берсенә ялгансын.

 

               Бабам сөйләгәнне тыңлап,

        Күп нәрсәне аңладым.

           Шуңа да сугыш турында

         Язмый кала алмадым.

 

           Бабамның әтисе дә шул

       Сугышта ятып калган.

           Күрше авылдашы тагын

       Кайгылы хәбәр алган.

 

             Тылдагылар ачлы-туклы

             Көн-төн йөзгән хезмәттә.

        Юа, башка үлән ашап,

           Хәл җыйганнар йөрәккә.

 

                        Барсын да суырып алган сугыш,

           Ашлыкның бөртеген дә!

                 Ачы яшьләр эленеп калган

            Сабыйлар керфегендә...

 

               Өлкәннәр күпме йөкләрне

            Салганнар как иңнәргә...

            Күңелдә тик бер генә уй:

           Дошманны тиз җиңәргә!

 

                     Шул бердәмлек, тыл ныклыгы

        Китергән җиңүләргә,-

                 Сугышчыларга фашистның

    Кирәген бирүләргә

                                                                                                    1418 көн...

                                                                                                    Ята ике арада.

                                                                                                    Уйлап баксаң, яралар

                                                                                                    Кабат-кабат яңара.

 

                                                                                                                 

Солдат хаты

 

                                                                                                Дошманны тар-мар итеп,

                                                                                                Бөек Җиңүне якынайтып,

                                                                                                Арсак та сугыш утыннан,

                                                                                                Туктамыйбыз алга барудан.                           

                                                                                                Тыныч еллар төшкә керә,

                                                                                                Күзләрдән  яшьләр ага.

                                                                                                Туган җирләрне уйлап,

                                                                                                Алга барабыз,барабыз алга.

                                                                                                Чыксын кояш, таң тусын,

                                                                                                Төнен ай серле елмайсын,

                                                                                                Сугыш, үлем тукталсын.

                                                                                                                  

Рәхмәт сезгә

                           Рәхмәт сезгә!Сезнең сабырлыкка

                       Тау башына һәйкәл салырлык.

                          Зур сулышта сезгә рәхмәт әйтеп,

             Гомер буе искә алырлык.

                     Тукайларны, Муса, Такташны,

                  Кол Галине сездән ишеттек.

            Гадилегез өчен үз иттек,

                    Һәм зурладык сезне,үз иттек.

                                Рәхмәт сезгә, рәхмәт, чын күңелдән

                        Безне дустыгыздай күргән өчен.

                       Безнең теләк белән янып яшәп,

                         Йөрәкләргә шатлык биргән өчен.

                        Һәрвакытта безнең күңелләрдә,

                   Олы,данлы булып киләчәктә

                    Күп тапкырлар искә алырбыз.

                                                                

 

                   

                                                                                                                          Башкортстан

 

                                                                    Бер агачның тамырлары булып,

                                                                    Үскәнбез без башкорт илендә.

                                                                    Дус һәм бердәм булып, туган булып,

                                                                    Яшибез без әле бүген дә.

 

                                                                     Гүзәл табигатьле Башкортстаным,

                                                                     Колачың киң синең, горурсың.

                                                                     Алтын куллы ул-кызларың белән

                                                                     Гел биеккә , алга үрлисең.

 

                                                                     Башкорт, татар, рус- күп милләтләр дә

                                                                     Бездә ныклы гаилә икән.

                                                                     Мәңге тату, бердәм халык  булып

                                                                     Яшәве бик тә рәхәт икән.

 

                                                                     Чит-ят җирләргә юлга чыксам,

                                                                     Сиңа кайта, сиңа тарта күңел.

                                                                     Башкортстан, синдәй күркәм, гүзәл,

                                                                     Бармы икән башка җир, башка ил?!

 

                                                                     Уңган, эш сөючән халкың белән

                                                                     Горурлан, син илем, Башкортстан!

                                                                     Биек үрләр яулап, мәңге яшә,

                                                                     Туган җирем минем, Башкортстан!

                                                                                                                                             

 

bottom of page